Владимир Чагин “Дакар-2011” раллиеның беренче этабында җиңүгә иреште

Ралли-рейдның гамәлдәге чемпионы үзенең титулын яңа марафонның беренче этабында йөк машиналары класссында яклаудан башлады

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Владимир Чагин җитәкчелегендәге “КАМАЗ-Мастер” командасы экипажы “Дакар-2011” марафон ралли-рейдының йөк машиналары классындагы беренче этабы зачетында беренче урынга чыкты. Марафонның гамәлдәге җиңүчесе яңа автомобилендә 222 чакрымлы Виктория – Кордоба махсус участогын 2 сәг. 44 мин. вакыт эчендә узды.

Шушы этапта безнең “КАМАЗ”ларның күптәнге көндәшләренең берсе Алес Лопрай ”Татра”да, 5 минутка диярлек соңарып, икенче урынга чыкты, Фирдәүс Кәбиров махсус участокта тагын 1 генә минутка калышты, йөк машиналары арасында Эдуард Николаев - дүртенче.
“Дакар-2011” раллиеның беренче этабы “КАМАЗ”ның даими көндәшләреннән тагын берсе өчен соңгысы булды. 2009 елдагы “Ефәк юл” узышында аркасы имгәнгәннән соң беренче тапкыр марафонга “кайткан” Жерар де Рой, 72 нче чакрымдагы чираттагы сикәлтәдә янә элеккеге авыртуы кузгалып, нәтиҗәдә, голландияле “Дакар”да катнашучылар арасыннан чыгарга мәҗбүр булды.

Җиңел машиналар арасындагы зачетта беренче этапта, шулай ук, “Дакар”ның янә гамәлдәге чемпионы бәйрәм иткән. “Фольксваген”да Карлос Сайнс “БМВ”дагы Стефана Петрансельны 1,5 минутка узган. Өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга “Фольксваген”нарда Нәсер әл Аттия, Марк Миллер һәм Жинель де Вильер чыккан. Россиялеләрдән иң яхшы нәтиҗәгә Леонид Новицкий үзенең “ВМВ”сында, җиңүчедән 14 минутка калышып, 10 нчы килгән.

Мотоциклчылар арасында португалияле Рубен Фария - беренче. “Дакар”ның былтыргы чемпионы белән икенче урынга чыккан испанияле Марк Кома белән француз Сирил Депре - өченче һәм икенче урында, 192 чакрымлы юлда алар арасында нибары 46 секундлык аерма.

Бүген исә узышчыларга Кордоба белән Сан-Мигель арасындагы этапны үтү бурычы куелган. Мотоциклчылар өчен каралган махсус участокның озынлыгы 300 чакрым булса, җиңел һәм йөк машиналарына 324әр чакрымлык дистанцияне үтәсе бар.