“Дакар-2011” раллиеның беренче этабыннан соң “КАМАЗ-Мастер” алда

Владимир Чагин экипажы йөк машиналары арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште (“КАМАЗ”, 2 сәг. 9 мин. 4 сек.)

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2011” раллиеның йөк машиналары классында беренче этабы нәҗитәләре буенча “КАМАЗ-Мастер» командасы Россия узышчыларының беренчелекне яулаганы беленде, диелә “Дакар” рәсми сайтында.

Анда хәбәр ителгәнчә, узган шимбә көнне в Буэнос-Айреста (Аргентина) “Дакар-2011” ралли-рейдына символик старт бирелгәч, узышчылар беренче 377 чакрымны Викториягә кадәр махсус тизлек участокларыннан тыш кына узган, ә маршрут буена урамнарда 250 меңләп тамашачы сәламләп торган. Якшәмбедә исә ярыш башланып, узышчылар маршрутның Виктория – Кордоба беренче этабын үтәргә тиеш була: тизлекне исәпкә алмастан 566 чакрым, мото- һәм квадроцикллар өчен зачет үтәргә тиешле 192 чакрымлык махсус участок, җиңел һәм йөк машиналары өчен каралган 222 чакрымлык юл, дип белдерә “Интерфакс”.

Йөк машиналары классында Владимир Чагин экипажы иң яхшы нәтиҗәгә иреште (“КАМАЗ”, 2 сәг. 9 мин. 4 сек.), аның команда буенча иптәшләреннән Фирдәүс Кәбиров өченче килде (+5 мин. 34 сек.), Эдуард Николаев – дүртенче (+8 мин. 14 сек.), Илгизәр Мәрдиев – тугызынчы (+19 мин. 18 сек.).