“Ак Барс” хоккейчылары Континенталь кубокның Суперфиналында катнашачак

Бүген иртән Казанның “Ак Барс” клубы хоккейчылары Латвия башкаласына юл тотты. Анда иртәгә Континенталь кубокның Суперфиналы старт ала
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген иртән Казанның “Ак Барс” клубы хоккейчылары Латвия башкаласына юл тотты. Анда иртәгә Континенталь кубокның Суперфиналы старт ала.
Ригага капкачылар Эш, Норонен һәм Кошечкин, сакчылар Жиру, Тюляпкин, Никулин, Первышин, Зубарев, Буравчиков, Емелин һәм Панин, һөҗүмчеләр О.Петров, Шәфигуллин, Чаянек, Жуков, Зарипов, Архипов, Степанов, Обухов, Зиновьев, Хентунен, Казионов, Алексеев һәм Морозов китте.
Иртәгә Ригада Континенталь кубок Суперфиналының беренче тур матчлары узачак, дип хәбәр итә Казан клубының матбугат хезмәте. Турнир “Ак Барс” (Казан, Россия) – “Казцинк-Торпедо” (Усть-Каменогорск, Казакъстан) очрашуы белән башланып китәчәк. Матч Мәскәү вакыты белән 16.40 сәгатьтә башлана. “Спорт” телеканалы хоккей сөючеләргә әлеге очрашудан турыдан-туры трансляция тәкъдим итә (трансляция 16.35 сәгатьтә башлана).
Усть-Каменогорскида хоккей командасы 1957 елда оештырыла. 1964 елдан 1996 елга кадәр команда СССР һәм МХЛ чемпионатларында чыгыш ясый (1992 елда 8нче урынга лаек була). Ике тапкыр Казакъстан чемпионы (2004, 2005 еллар), Казакъстан чемпионатының көмеш призеры (2006 ел).
“Казцинк-Торпедо” уенчыларының күбесе халыкара очрашуларның гаять бай тәҗрибәсенә ия. Усть-Каменогорск командасының өч уенчысы хәзерге вакытта Чехиядә узучы яшьләр дөнья чемпионатында Казакъстан җыелма командасы өчен чыгыш ясый (сакчы Роман Савченко, һөҗүмчеләр Евгений Рымарев һәм Евгений Гасников).
Казан һәм Усть-Каменогорск хоккей клублары соңгы мәртәбә рәсми матчларда 1993/94 еллар сезонында очрашты. Ул чагында ике матчта да казанлылар өстен чыкты, алар Казакъстан хоккейчыларын үз мәйданнарында – 4:3, ә кунакта 4:1 исәбенә отты. СССР һәм МХЛ чемпионатлары кысаларында көндәшләр барлыгы 74 очрашу үткәрде: казанлылар активында 35 җиңү, 10 ничья һәм 29 оттырыш (алкалар аермасы 268-267).
Икенче матчта турнирның хуҗасы – “Рига 2000” хоккей клубы һәм Даниянең “Ольборг ИК” командасы очраша.
Континенталь кубок тарихында “Рига 2000” командасын 5 илнең 8 командасы отты. Швейцариянең “Амбри-Пиотта” һәм “Цюрих Лионс” командалары икешәр мәртәбә уңышка ирште. Латвия хоккейчылары 2005/06 еллар сезонында икенче урынга лаек булды. Быелның гыйнвар аенда Суперфиналда Минскиның “Юность” командасы уенчылары җиңү яулады. 1999 елның декабрендә “барслар” Континенталь кубокның Берлинда узган финал уеннарында чыгыш ясады һәм 3нче урынны алды.