news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы кызы панкратион буенча абсолют чемпион булды

Спортчының 36 алтын медале бар.

Биектау районы кызы панкратион буенча  абсолют чемпион булды
http://biektaw.ru/

(Биектау, 2 декабрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Энҗе Гарәфиева). Биектау авылыннан Карина Мосагыйтова Харьковтан Россиягә панкратион буенча абсолют чемпионлык титулы белән кайтты. Монысы инде аның 36нчы алтын медале.

Сүз уңаеннан Каринаның медальләре арасында көмеш һәм бронза медальләр юк. Ул һәрвакытта да лидерлар сафында. Үз сүзләре белән әйткәндә, ул балачагыннан ук «тимер белән көч сынашырга» яраткан. Үзен гимнастикада да, бокста да сынап караган, әмма күңеле белән бары тик панкратионга гына береккән, шушы төрдә генә максатына ирешкән.

Панкратион — сугышчан сәнгать. Спортның иң борынгы һәм имгәнү, җәрәхәтләнү ягыннан иң куркыныч төрләренең берсе. Ул безнең эрага кадәр 648нче елда барлыкка килгән.

«Панкратион белән мин 12 яшемнән шөгыльләнәм. Бүгенге көнгә кадәр мин аннан аерылмадым, чөнки ул миңа бик ошый. Мин спорт белән яшим, минем тормышым, гомумән, спорттан гыйбарәт», — диде панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

Карина Мосагыйтова үзен беркайчан да үтә дә нәфис кыз дип санамаган. «Тимер белән көч сынашырга» кечкенә чагыннан ук керешкән. Әти-әниләре Каринаның бу омтылышын бер дә хупламыйлар, «хатын-кызлар шөгыльләнә торган спорт түгел бит ул», диләр. Әмма кызлары яхшы күрсәткечләр яулый башлагач, шулай да ризалашалар.

«Минем өчен иң кадерлесе — беренче медалем. Мин аны Россия Чемпионатында 2018 нче елда яуладым, дөнья Беренчелегеннән соңгыларның берсе. Ә соңгысы бер дә дулкынланмаган бердәнбер ярыш булгандыр, мөгаен. Мин аларга ике ай буена алны-ялны белми әзерләндем, көн саен диярлек күнегүләр белән шөгыльләндем», — дип аңлатып үтте панкратион буенча дөнья чемпионы Карина Мосагыйтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100