news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе спортчылары мини-футбол буенча турнирда икенче урын яулады

Төркем этабында Әгерҗенең «Олимп» командасы гомуми 16:2 исәбе белән ике уенда да җиңү яулады.

(Әгерҗе, 2 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 28-29 ноябрь көннәрендә Ижау шәһәрендә мини-футбол буенча «Матур уйна-2020» республика турниры узды. Бу хакта район газетасы яза.

Турнирда барлыгы тугыз команда катнашты.

Төркем этабында Әгерҗенең «Олимп» командасы гомуми 16:2 исәбе белән ике уенда да җиңү яулады.

Алтын финалда әгерҗелеләр «Русфан» командасын 9:3 исәбе белән җиңде һәм Алабуга шәһәренең командасына 4:2 исәбе белән оттырды.

Нәтиҗәдә, тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендәге «Олимп» командасы II урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100