Карабаш бистәсендә веломәктәп ачылган

Яшьләр өчен ул шактый кызыклы

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Карабаш бистәсендә мөһим вакыйга булды: “Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексында веломәктәп ачылды.

Карабашта велоспорт буенча секция 2010 елдан бирле эшли. Аны үз эшенә бирелгән, профессионал спортчылар – ирле-хатынлы Паниннар оештырган. Алар Карабашның егетләре һәм кызларын җитди рәвештә велоспорт белән мавыгуга ирешә алган. Шөгыльләнү өчен аерым урыннары булмауга карамастан, кыска гына вакыт эчендә нәтиҗәләргә дә ирешә алганнар, дип яза Лениногорск җирле басмасы.