Тукай районында быел кышын җәмгысы 25 хоккей корты эшләячәк

Ун көн эчендә аларны төзекләндереп бетерү бурычы куелган

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районында мәктәпләр янында урнашкан хоккей кортларын кар төшкәнче төзекләндереп бетереп, су сибеп боз катырырлык кына итеп әзерләп кую бурычы куелган иде. Бу эшне башкарырга авыл җирлекләренә күп дигәндә ун көн вакыт бирелде.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевның әйтүенчә, үткән ике атна дәвамында барлык мәктәпләрдә дә хоккей кортларын ремонтлау буенча эш туктап тормаган. 21 җирлектә үзәк авылларда берешәр, Кнәз һәм Иске Абдул авыл җирлекләрендәге авылларда икешәр корт әзерләнә. Шулай итеп, быел кышын районда җәмгысы 25 хоккей корты эшләячәк, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.