Лениногорск егете Кекушин карате буенча җиңү яулап кайтты

Ярышларда Татарстаннан, Самара, Ижевск, Ульяновск, Димитровградтан килгән 307 көрәшче катнашты.

(Лениногорск, 2 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Түбән Кама шәһәрендә Кекушин карате буенча ачык беренчелектә Лениногорск егете Артур Бердиев беренче урын алып кайтты, дип хәбәр итә район” газеты.

Ярышларда Татарстаннан, Самара, Ижевск, Ульяновск, Димитровградтан килгән 307 көрәшче катнашты.

Әлеге ярышларда лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады. Безнең спортчы Артур Бердиев үз категориясендә беренче урын яулады. Ул FIGHT CLUB KATANA клубы көрәшчесе вәкиле.