Фигуралы шууга кызыксыну арта, тик тренерлар җитми – Фигуралы шуу федерациясе җитәкчелеге

“Дети на льду. Звезды” телепроекты Татарстанда фигуралы шуу спорт төренә кызыксыну уяткан.
(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Бүген Татарстанда фигуралы шуу белән кызыксынучылар күп, әмма тренерлар җитми. Тренерлар булсын өчен, шартлар тудырырга кирәк”, - дигән фикер белдерде Казанның Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Резеда Сибгатуллина. Республикада фигуралы шуу спорт төренең торышы мәсьәләсе бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында күтәрелде. Моңа “Ростелеком” гәвами акционерлык җәмгыяте оештырган “Дети на льду. Звезды” телепроектында Казан малае – Адель Нәбиуллинның өченче урын яулавы сәбәпче булды.
 
 
Инде икенче сезон үткәрелгән “Дети на льду. Звезды” Россиякүләм бәйгесендә 8-9 яшьлек балалар катнаша. “Адель Нәбиуллинның призлы урынга лаек булуы безнең мәктәп өчен зур дәрәҗә булды, –  диде Резеда Сибгатуллина. – “Ростелеком” компаниясенә Россиядә, һәм шул исәптән Татарстанда, фигуралы шууны танытуы, балалар спортын үстерүе өчен рәхмәт белдерәсе килә. Бу мөһим проект булды. Гадәттә тамашачыларга өлкәннәр катнашындагы телевизион проектлар тәкъдим ителә иде, ә монда кечкенә балалар чыгыш ясый. Бәйгене ата-аналар, балалар карады, фигуралы шууга кызыксынулары артты. Проектта чыгыш ясаган балаларга да мөмкинлекләр ачылды. Мәсәлән, безнең Адельне хәзер башка проектларга, бүтән төбәкләргә дә чыгыш ясарга чакыралар. Моңа кадәр фигуралы шууда Татарстан данын Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Евгения Тарасова яклады, бүген безне кечкенә Адель Нәбиуллин бөтен Россиягә танытты, без аның белән горурланабыз”. 
 
 
Мәгълүм булганча, әлеге социаль проектта җиңүчеләр Россия һәм Европада эре телекоммуникацион компанияләрнең берсе булган “Ростелеком” тарафыннан акчалата премияләргә лаек булды. Компаниянең Татарстан филиалы җитәкчесе Диас Сафин искәрткәнчә, проектны оештыручылар бу акчалар яшь спортчыларның осталыгын үстерүгә юнәлтелер, дип өметләнә. “Россиянең Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе белән берлектә оештырылган телепроектның максаты – безнең илдә фигуралы шууны үстерү һәм популярлаштыру. Тимераякка баскан малайларның һәм кызларның ярышын инде икенче ел тамашачылар яратып карый. Аның өченче сезонын да оештырырга теләк бар”, - дип хәбәр итте Диас Сафин.
 
 
Татарстанның Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе җитәкчесе Евгений Безменов китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстанда Казандагы алты спорт мәктәбе белән бергә исәпләгәндә, фигуралы шуарга өйрәтә торган 23 бүлек исәпләнә. Аларда барлыгы 2190 бала шөгыльләнә. “Татарстанның фигуралы шуу буенча җыелма командасына 23 спортчы кергән, аларның тугызы – Олимпия резервында булмаган мәктәпләрдә тәрбияләнгән яшьләр. Бездә мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә. Фигуралы шууга кызыксыну арта бара. Тиздән Адель Нәбиуллин кебек талантлы яшьләребез күп булачак әле”, – дип фаразлары белән уртаклашты Евгений Безменов. Уңай мисал итеп, ул Биектау һәм Саба районнарын китерде. Ата-аналарның балаларын фигуралы шуу мәктәпләренә китерү очраклары артуын Адель Нәбиуллинның тренеры Эльвира Сельскова да раслады.
 
 
Шул ук вакытта Евгений Безменов тренерлар мәсьәләсенә тукталды. “Спортка кызыксыну артса да, бүген тренерлар мәсьәләсе кискен тора”, - дип кистәтте. “Заманча спорт сарайлары корып куйдылар, ә анда эшләргә тренерлар җитми. Татарстанның һәр районында Боз сарайлары, Спорт сарайлары эшли, тик тренерлар аз. Фигуралы шуу бүлеге быелдан Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә дә ачылды. Тренерларны җирлекләргә җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк”, – дип ассызыклады Евгений Безменов.