Марат Бариев Россия Олимпия комитеты генераль секретаре итеп сайланды

Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры, Россия Олимпия комитеты башкарма директоры Марат Бариев оешманың генераль секретаре итеп сайланды

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры, Россия Олимпия комитеты башкарма директоры Марат Бариев оешманың генераль секретаре итеп сайланды.
Бүген Россия Олимпия комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә РФ Хөкүмәте йортында оешманың президенты, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков җитәкчелегендә Россия Олимпия комитеты башкарма комитетының чираттагы утырышы узган.
Россия Олимпия комитеты генераль секретарен сайлау утырышның көн тәртибендәге пунктларның берсе була. Башкарма комитет карары белән Россия Олимпия комитеты башкарма директоры Марат Бариевка генераль секретарь вазифасы йөкләнә.
2011 елның 25 февралендә Россиядә беренче Олимпия комитеты оешуга 100 ел тула. Әлеге уңайдан Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты утырышында чаралар комплексы эшләү турында карар кабул ителә, шуның нәтиҗәсендә киләсе ел Россиядә спорт һәм Олимпия хәрәкәте билгесе астында узачак. “Башкарма комитетта без киләсе елны яшьләр арасында спортны, олимпизм идеяләрен пропагандалау буларак куллану турында карар кылдык”, - диде Жуков башкарма комитет утырышы төгәлләнгәннән соң уздырылган брифингта.
Россия Олимпия комитеты башлыгы ассызыклап үткәнчә, Россия якын киләчәктә яшүсмерләр арасында җәйге һәм кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукына дәгъва кылачак. “Халыкара Олимпия комитетының Олимпия уеннарын үткәрү урынын сайлаганда төп принципларыннан берсе - әзер инфраструктура. Безнең илебез яшүсмерләр арасында җәйге һәм кышкы Олимпия уеннарын үткәрергә әзер, бездә аларны уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Казан җәйге Олимпиаданы кабул итәргә әзер, 2013 елда биредә Бөтендөнья универсиадасы узачак, Татарстан башкаласында Уеннарны үткәрү өчен тиешле барлык инфраструктура да бар”, - дип хәбәр итте Жуков.