Лениногорск гимнастлары зур турнирда җиңгән

Сентябрь азагында Зәйдә нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» ярышының алтынчы ачык турниры узды.

(Лениногорск, 2 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Сентябрь азагында нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» ярышының алтынчы ачык турниры узды. Ул Зәй шәһәрендә үтте. Спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча төркем белән башкарган  күнегүләрдә Лениногорск шәһәре командасы 1 урынны яулады.

Әлеге төркемдә шәһәрнең 5нче мәктәбе укучылары Лилия Хәбибуллина Лилия, Элина Насретдинова, 7нче мәктәптә укучы Элина Ибраһимова, 2нче мәктәптән — Светлана Степанова һәм 6нчы мәктәп укучысы Алия Фәйзрахманова шөгыльләнә. Кызларга нәфис гимнастика серләрен тренерлары Ольга Сучкова  һәм Наталья Емельянова  өйрәтә.

Калган җиңүчеләр турында монда белергә була.

Лениногорскиның нәфис гимнастика мәктәбе республика буенча да күренекле урын алып тора. «Йолдызлык» турнирында кызлар моны янә исбатладылар.