«Милләтләр кроссы-2019» чарасының приз фонды 300-450 мең сум тәшкил итәчәк

Приз фондының күләме спортчыларның тизлегенә һәм аларның нормативларны ничек үтәвенә бәйле булачак.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). «Милләтләр кроссы-2019» чарасының приз фонды 300-450 мең сум тәшкил итәчәк. Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Без зур саннар белән мактана алмыйбыз, әмма конкрет сумма юк. Барысы да элитаның ничек йөгерүенә бәйле – әгәр алар билгеле бер нормативны (узган елдагы кебек – 1 сәгать 3 минут) үтәсә, өстәмә бонус алачак. Әгәр барлык спортчылар да дистанцияне бик тиз йөгереп узса, максималь приз фонды - 450 мең сумга якын, әгәр нәтиҗәләр түбәнрәк булса, 300 мең сум тәшкил итәчәк», - дип белдерде спикер.

Моннан тыш, Янгиров билгеләп үткәнчә, ярым марафонда җиңү яулаган йөгерешчене 75 мең сумга якын акчалата бүләк көтә. Икенче һәм өченче урынга лаек булучыларга аның күләме берникадәр азрак булачак. Шул ук вакытта, ярым марафонда катнашучыларга гына түгел, 10 чакрымга йөгереп, призлы урын алучыларга да акчалата бүләк тапшырылачак.