"Ак Барс" командасы сезонда беренче тапкыр оттырды

Казан хоккейчылары чираттагы уенны Екатеринбургта уздыра.
(Казан, 2 cентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында “Сочи” командасына оттырды. “Татнефть Арена” боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде. Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык – “Сочи” хоккейчылары күплектә уйнаудан оста файдаланды. Гол авторы – Михаил Мамкин. Уенның соңгы периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага “голлар яңгыры” яуды – “Сочи” хоккейчылары җавапсыз 4 алка кертә алды. Шулай итеп, “Ак Барс” сезон башындагы 4 җиңүдән соң беренче җиңелү ачысын татыды. 6 сентябрьдә Казан хоккейчылары Екатеринбургта “Автомобилист” командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана. КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Сочи” – 0:5 (0:0, 0:1, 0:4). 0:1 Мамкин (Лапенков, Цветков, 25:39, күплектә) 0:2 Щегольков (Хомицкий, Падакин, 46:54)0:3 Лапенков (Падакин, 54:27, күплектә)0:4 Уэллман (Коллинс, 55:56)0:5 Иванов (Гребенщиков, Хохлов, 57:10).Капкачылар: Гарипов – Шикин.