"Ак Барс" хоккейчылары "Торпедо" командасына оттырды

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләрен турнирда иртәгә тагын да җитди көндәш көтә.
(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Түбән Новгород өлкәсе губернаторы кубогы турнирында боз хуҗалары – "Торпедо" хоккейчыларына оттырды – 1:3. Бу Казан командасы өчен турнирда беренче җиңелү булды.Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләрен турнирда иртәгә тагын да җитди көндәш көтә – "Ак Барс" Уфаның "Салават Юлаев" командасы белән очраша. Матч 15.00 сәгатьтә башлана.Хоккей. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы кубогы. "Торпедо" (Түбән Новгород) – "Ак Барс" (Казан) – 3:1 (2:1, 1:0, 0:0).1:0 Даугавиньш (Костицын, 02:02, күплектә)2:0 Еглич (08:51, күплектә)2:1 Свитов (Ландер, 11:55, күплектә)3:1 Веряев (38:59)Капкачылар: Лисутин – Гарипов.