Казанның “Динамо” командасы Кванджуда Универсиадада Россия җыелма командасына беренче җиңүгә ирешергә булыша

Россия волейболчылары Тайваньнан килгән көндәшләрен тар-мар итте

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россия волейболчылары Кванджуда Универсиадада Тайвань командасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте.

Россия командасына Казанның “Динамо” волейболчысы Ирина Малькова 8 очко, ә Олеся Николаева 5 очко өстәде.

Универсиада. Беренчел этап. "В" төркеме.

Россия – Тайвань – 3:0 (25:19, 25:16, 25:16).

Россия: Писаренко (12), Исаева – К (12), Заряжко (14), Филиштинская (7), Малькова (8), Воронкова (1) – старт алтылыгы, Романенко (либеро), Бавыкина (9), Черная, Николаева (5).

Тайвань: Чен И. (3), Ян (2), Чан – К (7), Чен В. (8), Вен (2), Ли (12) – старт алтылыгы, Лаи (либеро), Ву В., Ву Ч. (1), Ван (2).