«КАМАЗ-Мастер» "Бөек дала" ралли-рейды буенча Россия чемпионатының дүртенче этабында уңышлы чыгыш ясады

Узышта командадан 6 экипаж катнаша

(Чаллы, 2 июль, «Татар-информ»). Кичә Элиста-Әстерхан маршруты буенча "Бөек дала" ралли-рейды буенча Россия чемпионатының дүртенче этабы башланды. Беренче көнне катнашучылар мәҗбүри тикшерүләр узды, аннары Элистаның үзәк мәйданында тантаналы старт булды, соңрак атаклы Шахмат шәһәрчеге районында квалификацион пролог үтте.

Узышта 60 ка якын экипаж катнаша, шул исәптән 24 внедорожник, 11 йөк машинасы һәм тагын 25 катнашучы мотоцикл, квадроцикл һәм баггиларда. Ралли-рейдның йөк машиналары зачетында, "КАМАЗ-Мастер"дан тыш, «МАЗ-СпортАвто» һәм «ГАЗ-Рейд Спорт» командалары экипажлары ярышачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, "КАМАЗ-Мастер"дан узышта спортчан 6 экипаж катнаша.

3,9 чакрымлы кыска пролог нәтиҗәләре буенча абсолют зачетта таблицаның өске өлешен йөк машиналары биләде. Иң яхшы нәтиҗәгә белорус Сергей Вязович («МАЗ-СпортАвто») иреште - 00:03:16. Эдуард Николаев экипажы аңардан нибары дүрт секундка гына калышкан, аннары Андрей Каргинов (+00:00:11), Айрат Мәрдиев (+00:00:17), Дмитрий Сотников (+00:00:19), Антон Шибалов (+00:00:21) экипажлары килә. Бары Антон Шибаловтан соң гына таблицада җиңел автомобильдә беренче экипаж пәйда була: Дмитрий Иевлев - сигезенче (+00:00:24). "КАМАЗ-Мастер"ның тагын бер экипажы - Сергей Куприянов идарәсендәге газ-дизельле "КАМАЗ", көн лидерыннан 41 секундка алышып, 14нче булды.

Алдагы 3 көндә көндәлек уртача 300-400 километрлы дистанция белән марафон махсус участоклары узачак. Бүген лиазон – 17,5 км, СУ 2 – 321 км, лиазон – 7 км озынлыктагы икенче этап үтә. Маршрутның гомуми озынлыгы 1160 км ны тәшкил итә, шул исәптән 1042 чакрымлы махсус участок. 

Тантаналы финиш һәм бүләкләү 4 июль көнне Әстерхан кремле буенда узачак.

Фотосурәт  kamazmaster.ru сайтыннан алынды.