Универсиада уты Алексеевскийда, Базарлы Матакта һәм Болгарда булган

63 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары утын өч торак пункт урамнары буйлап алып барган

 (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Июльнең беренче көнендә Бөтендөнья студентлар уеннары уты ТРның өч муниципаль районында булды: Алексеевский, Базарлы Матак һәм Болгар халкы Универсиада утын алкышлар белән каршы алды. 63 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары утын өч торак пункт урамнары буйлап алып барды.

Алексеевскийда ут эстафетасы спорт комплекс алдындагы мәйданда старт алды. Маршрутның озынлыгы якынча 3 мең метр булды.

“Бүген Алексеевский халкы зур вакыйгада – Универсиада уты эстафетасында катнаша. Универсиада уты икенче тапкыр безнең илдә, һәм бүген Бөтендөнья студентлар уеннары символының Алексеевский җиренә килеп җитүе куанычлы. Спортчыларга җиңүләр телим, мөмкин булганча күбрәк медальләр Россиядә калсын”, - дип ассызыклады Алексеевский муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков.

Базарлы Матакта районның 14 кешесе факел йөртүче булды. Алар арасында - студентлар, спортчылар, волонтерлар, район хакимияте, Универсиаданың партнер-компанияләре вәкилләре. Ут эстафетасы “Алинә” универсаль спорт залы алдындагы мәйданда башланды, анда беренче факел кабызылды. Эстафета Мәңгелек ут янында тәмамланды.

Болгарда ут эстафетасы тарихи тыюлыкта башланды. 29 факел йөртүче утны җәяүләп, атлар җиңелгән арбада, квадроциклларда алып бардылар. Шәһәр касәсен кабызу хокукы Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаевка бирелде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек эшенә өлеш керткән өчен, Болгар һәм Спас районы халкына рәхмәтен белдерде һәм сәламәтлек, уңышлар, спорт җиңүләре теләде, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.