Универсиада Авылында Россия флагын күтәрделәр

Тантанада FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен катнашты

 (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 1 нче июльдә кич Универсиада Авылында Россия флагын күтәрү тантанасы булды, бу илнең XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыруга рәсми рәвештә әзер булуын аңлата. Welcome-тантанасы флаглар аллеясында бу көннәрдә Универсиада Авылы халкы күтәрәчәк тантаналарның беренчесе булды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.

Тантанада мөхтәрәм кунаклар - FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен, Россия спорт министры киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы физик культура һәм спорт үсеше буенча Совет әгъзасы, Россиянең катнаш көрәш берлеге президенты Федор Емельяненко, FISU вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев катнашты.

Федор Емельяненко җыелганнарны Россия спорт министры исеменнән сәламләде, атлетларга җиңүләр, ә тамашачыларга якты тәэсирләр теләде.

Россия флагын күтәрү тантанасы FISU Президентын тәэсирләндерде. “Мине барыннан да бигрәк яшь кешеләрнең күп булуы рухландырды. Алар бәхетле. Аларда ярышу рухы яши”, - дип үз хисләре белән уртаклашты Клод-Луи Галльен.

Рафис Борһанов билгеләвенчә, Бөтендөнья студентлар уеннары – бөтен дөнья студентлары өчен иң әһәмитле вакыйга.

“Бүген без Авылда беренче флагны күтәрәбез. Мин безнең спортчыларга Россия флагын беренче булып күтәрү традициясен Универсиада финалына кадәр саклап калуларын телим”, - диде Рафис Борһанов, җыелганнарны сәламләп.