Алия Мостафина Казанга Универсиадага киләчәк

Татар кызының Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашу ихтималы 90 процент

 (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 2012 нче елда Олимпия чемпионы, спорт гимнастикасы буенча Европаның абсолют чемпионы, татар кызы Алия Мостафина Бөтендөнья җәйге универсиадада чыгыш ясаячак.

Бу хакта “Весь спорт” агентлыгына Россия җыелма командасының өлкән тренеры Евгений Гребенкин белдергән.

“Алия Казанга киләчәк, - диде Евгений Гребенкин. – Миңа яңа гына табибларның рөхсәт биргәнлеген хәбәр иттеләр, ул чыгыш ясый алачак. Анда сәламәтлегенә бәйле җитди проблемалар тапмаганнар. Ләкин Алия атна буе тренировка ясамады – хастаханәдә ятты, тикшерү узды, процедулар ясады. Ләкин Алия – көрәшче, аның барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез. Иртәгә Мостафинаны чыгарачаклар, ул Казанга киләчәк, без аның формасына карап, чыгыш ясау турында карар кабул итәрбез”.

“Ул Универсиадада чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр исемлегендә бар. Без 7 гимнастканы тәкъдим иттек һәм ярышларга кадәр 24 сәгать эчендә алмаштыру хокукына ия”, - дип ассызыклады ул.