2013 елгы Универсиадада катнашачак шахмат буенча Россия җыелма командасы составы билгеле

Җыелма командага 8 спортчы – 4 хатын-кыз һәм 4 ир-ат кергән

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 9-15 июльдә Казанда җәйге Универсиадада шахмат буенча турнир узачак. Җыелма командага 8 спортчы – 4 хатын-кыз һәм 4 ир-ат кергән, дип хәбәр итә “Весь спорт”.
Шахмат буенча Россия җыелма командасы составы.
Ир-атлар: Дмитрий Андрейкин, Евгений Алексеев, Максим Матлаков, Санан Сюгиров.
Хатын-кызлар: Анастасия Бондарук, Ольга Гиря, Алина Кашлинская, Анастасия Савина.