Пляж волейболы буенча Россия чемпионатында катнашучылар Казан кортларына югары бәя бирде

«Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда пляж волейболы буенча Россия чемпионатының беренче этабы кысаларында ярышлар уза
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Бүген «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда пляж волейболы буенча Россия чемпионатының беренче этабы кысаларында ярышлар уза.
4 команданың тренеры Олег Киселев ярышлар өчен кортлар яхшы әзерләнгән, мәйданнарның шәһәр үзәгенә якын урнашу дөрес, диде. “Кортларда ком бик сыйфатлы, тирән һәм көпшәк”, - дип билгеләп үтте тренер.
Турнир таблицасы лидерлары буенча ниндидер фаразлар бирелми. Ул бу ярышларга Лихолетов - Ромашкин, Карпухин - Самошкин, Сафонов – Прийма ир-ат парларын һәм Бирюкова – Петрова хатын-кыз парын әзерләгән.
“Җиңү өчен осталык һәм җай килү зарур. Дулкынлануны җиңәргә кирәк, шул очракта барысы да яхшы булачак”, ди тренер.