news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада велоузыш үтте

Яңгырга карамастан, 50гә якын түбәнкамалы ярышта катнашты.

(Түбән Кама, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган велоузыш үтте. Анда 50гә якын кеше катнашты.
Спортчылар шәһәр читендәге “Корабельная роща” ял базасыннан старт алды һәм аттракционнар паркында финишка килде. Җиңүчеләр бүләкләр алды.
Велоузышта катнашучыларның сүзләренә караганда, бу ярышлар балаларын яклау көненә генә багышланмаган иде. Чараның тагын бер мөһим максаты бар иде – шундый узышлар белән яшьләр җирле хакимиятнең игътибарын экстремаль спорт төрләрен яратучыларга җәлеп итү. Шәһәрдә мондый ярышлар өчен профессионал трасса юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot