Казанның иң яхшы ишегалды футбол командасы Англиядә стажировка узу өчен көрәшәчәк

“Рубин” футбол клубында тәрбияләнүчеләр - “Спартанцы” командасы уенчылары Казанда узган ишегалды футболы буенча балалар кубогында җиңү яулады
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). “Рубин” футбол клубында тәрбияләнүчеләр - “Спартанцы” командасы уенчылары Казанда узган ишегалды футболы буенча балалар кубогында җиңү яулады. Турнирны «real,-» гипермаркеты һәм Казан мэриясе оештырды.
Турнир быел Россиядә әле беренче тапкыр үткәрелде. Анда Волгоград, Казан, Липецк, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Тольятти һәм Ярославльдән килгән балалар катнашты.
Казанда бер атна дәвамында 10-12 яшьлек малайлардан торган 64 команда футболда үз осталыкларын күрсәтте. Өч уенчы һәм капкачыдан торган командалар арасындагы уеннар һәркайсы 10ар минутлык ике таймда синтетик өслекле махсус бүлеп алынган мәйданчыкта узды. Матчларга профессиональ судьялар хезмәт күрсәтте. Төркем этабыннан соң иң яхшы командалар плей-оффка чыкты, алар арасындагы матчлар кичә узды.
Нәтиҗәдә, 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – бронза, беренче спорт мәктәбендә укучылардан торган “Могучие утки” командасы – көмеш, “Спартанцы” командасы (анда яшь “рубинлылар” уйнады) алтын медальгә лаек булды. Беренче урынны яулаган команда Мәскәүдә узачак финал уеннарында Казанны тәкъдим итәчәк. “Спартанцы” командасы футболчысы Дмитрий Ларин – турнирның иң яхшы бомбардиры, 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчысы Антон Павлов иң яхшы капкачы дип табылды.
Нәкъ менә аларга 14-15 көннәрендә Мәскәүдә узачак финалда катнашу бәхете елмайды. Җиңүчеләр Англиядә футбол академиясендә стажировка узу хокукына ия булачак.