Казанның чирәмдәге хоккейчылары Россия кубогында көмеш медаль яулады

1 майда Электростальда узган киеренке финал матчында казанлылар “Динамо”га каршы уйнады.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы Россия Кубогында көмеш медаль алды, дип хәбәр итә “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте.1 майда Электростальда узган киеренке финал матчында казанлылар “Динамо”га каршы уйнады.Уенда исәпне кыр хуҗалары ачты, Марат Хәйруллин гол кертте. Беренче тайм ахырында Казан командасыннан Павел Плесецкий гол кертте. Уенның 59нчы минутында Хәйруллин икенче голны кертте. Ул гол “Динамо-Электросталь”га җиңү китерде.Матч 2:1 исәбе белән уен кыры хуҗалары файдасына тәмамланды.Шулай итеп “Динамо-Казан” командасы Россия Кубогы көмеш медаленә ия булды.