Үсмерләр арасындагы футбол ярышында Биектау командасы җиңде

Кукмара командасы ярышларга килмәде.

(Казан, 2 май, "Татар-информ). "Биектау" стадионында 2000-2001 елгы үсмерләр арасында районнар һәм кече шәһәр командалары арасындагы Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында футбол уеннары узды.Бу хакта "Биектау хәбәрләре" яза.

Кырда 4 команда: Әлки, Биектау, Кукмара районы һәм Васильево бистәсе командалары очрашырга тиеш иде. Тик Кукмара командасы уеннарга килмәде.

Биектау районының "Эверест" командасы барлык уеннарда да көндәшләреннән өстенрәк иде, һәм, нәтиҗәдә, биектаулылыр Әлки командасын 2:0, Васильево командасын 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Кукмара районы командасының уеннарга килмәвен истә тотып, аларга 3:0 исәбе белән техник җиңелү язылды.