“Ак Барс” командасы хоккейчысы Владимир Ткачев ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә керде

Казан комадасы һөҗүмчесенең дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге бар.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россия хоккей җыелма командасы тренерлар штабы 2017 елгы дөнья чемпионатында катнашу өчен киңәтелгән исемлекне игълан итте. Россия хоккей федерациясе мәгълүматларына караганда, исемлектәге 28 хоккейчы арасында “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар.

Олег Знарок җитәкләгән команда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә узачак дөнья чемпионатына әзерләнә. Чемпионат 5-21 май көннәрендә уза. Россия хоккейчылары беренче уенны 5 майда Швеция җыелмасына каршы уздыра.

Германиягә юл тотачак хоккейчыларның киңәйтелгән исемлеге: капкачылар - Андрей Василевский (“Тампа Бэй”), Илья Сорокин (ЦСКА), Игорь Шестеркин (СКА); сакчылар - Виктор Антипин (“Металлург” Мг), Антон Белов (СКА), Алексей Береглазов (“Рейнджерс”), Владислав Гавриков (“Локомотив”), Артем Зуб (СКА), Богдан Киселевич (ЦСКА), Андрей Миронов (“Динамо”), Иван Проворов (“Филадельфия”), Михаил Науменков (ЦСКА); һөҗүмчеләр - Никита Гусев, Евгений Дадонов (икеседә - СКА), Кирилл Капризов (ЦСКА), Никита Кучеров (“Тампа Бэй”), Сергей Мозякин (“Металлург” Мг), Владислав Наместников (“Тампа Бэй”), Валерий Ничушкин (ЦСКА), Артемий Панарин (“Чикаго”), Иван Телегин (ЦСКА), Владимир Ткачев (“Ак Барс”), Вадим Шипачев (СКА), Андрей Светлаков (ЦСКА), Сергей Плотников (СКА), Сергей Андронов (ЦСКА), Роман Любимов (“Филадельфия”), Александр Барабанов (СКА).