news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Алекно янә «Зенит-Казан» волейбол клубын җитәкләячәк

Узган сезонны команда Алексей Вербов җитәкчелегендә уйнады.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Владимир Алекно клубтан киткән Алексей Вербовны алмаштырып, янә «Зенит-Казан» волейбол командасы белән актив күнекмәләр үткәрә башлаячак.

«Алекно клубка әйләнеп кайтыр микән, бу сорауны аңа бирергә кирәк. Тик минем белүемчә, бернәрсә дә үзгәрмәгән икән, әйе, кайтыр», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га клубны блоклаучы Артем Вольвич.

Клубның баш тренеры узган сезонны сәламәтлеген торгызу өчен пауза алып уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100