Ефимова Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына сайлап алу турнирында катнаша

Йөзүченең тыелган матдәләр кулланган өчен дисквалификация срогы февраль ахырында тәмамланды

  (Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Йөзү буенча Дөнья чемпионы Юлия Ефимова Россия чемпионатында катнаша ала, бары тик аның төбәге заявка бирүне кичектерә. Бу хакта Россия җыелма командасының баш тренеры Анатолий Журавлев белдерде, дип хәбәр итә «Р-Спорт».
Йөзүченең тыелган матдәләр кулланган өчен дисквалификация срогы февраль ахырында тәмамланды.  Мәскәүдә, апрельдә  Россия чемпионатында,  Казанның 2015 елгы Дөнья чемпионатына квалификацияләнәчәк. Элек ММЧ нда, ул илкүләм турнирда катнаша алмый, чөнки уенга узган спортчылар исемлегендә юк, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

“Бу техник мәсьәлә. Дөнья чемпионатында катнашу өчен заявканы төбәк бирә, ә Төмән бу мәсьәлә буенча тоткарлана. Нәкъ планлаштырылганча, Юля Россия чемпионатында катнашачак”, - диде Журавлев.