420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграмында шаян видео урнаштырды. Ул шулай итеп, бүген КХЛның плей-оффында очрашачак Татарстанның «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командаларын хуплады.
Видеода Рөстәм Миңнеханов хоккей формасында, сакаллы икәнлеге күренә. Сакал — иске хоккей хорафаты, аңа ышанып, хоккейчылар матчлар вакытында кырынмый башлый.