Әгерҗедә «Мари чаңгы юллары» ярышында 160 спорт сөюче катнашты

Быел әлеге спорт бәйрәме районда уникенче тапкыр узды.

(Әгерҗе, 2 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә узган «Мари чаңгы юллары»нда йөз алтмыш спорт сөюче катнашты. Быел әлеге спорт бәйрәме районда уникенче тапкыр узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәмгә районнан гына түгел, күрше Удмуртиядән дә бик күп чаңгычылар килде. Бу көнне стартка сигез яшьлек балаларның да, 75 яшьлек апа-абыйларның чаңгыга басуы әлеге чараның мөһим һәм аның халыкны берләштерә торган бәйрәм булуын тагын бер кат дәлилләде.

Гаиләләре белән эстафетада катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды, җитәкчеләр дә узышта сыналдылар.

— Эш күплекне сылтау итеп, чаңгыга басу сирәгәйде хәзер. Ә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырып буламы соң?! — диде Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.

Бу көнне 23 яшь категориясендә 69 чаңгычы пьедесталга басты. Аларга Мактау грамоталары, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Спорт бәйрәмендә иң өлкән катнашучы Пеләмештән 75 яшьлек Роберт Савельев иде.