Фигуралы шуу остасы Аделина Сотникова карьерасы тәмамлануы турында белдерде

«Россия 1» телеканалында бара торган «Судьба человека с Борисом Корчевниковым» тапшыруы эфирында ул шулай дип белдерде.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуу остасы Аделина Сотникова рәсми рәвештә карьерасы тәмамлануы турында игълан итте. «Россия 1» телеканалында бара торган «Судьба человека с Борисом Корчевниковым» тапшыруы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Рәсми рәвештә шуны әйтәсем килә: мин профессиональ спорттан китәм, чөнки хәзерге вакытта сәламәт һәм бәхетле буласым килә. Болай дип әйтүе бик ямансу һәм кыен», - дип белдерде ул.

Сотникова сәламәтлегенә бәйле проблемалар килеп туу аркасында «үз фанатларын профессиональ булмаган аренада шатландыруын» дәвам итәчәгенә ышандырды.

«Известия» газетасы искәрткәнчә, 18 февральдә спортчы Мәскәүнең 67нче клиник хастаханәсенә китерелгән. РЕН ТВ телеканалы мәгълүматлары буенча, табиблар аңа умыртка баганасының муен өлешендә дегенератив стеноз дигән диагноз куйган.

Чемпионның агенты Мария Шашина спортчының сәламәтлеген яхшырту буенча табиблар тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. «Хәзер Аделинаның умыртка баганасында ике имплант урнаштырылган, аларны пластина тоташтыра. Әлеге пластинаны алты титан шөреп тотып тора. Аларны умырткалыкка спортчы яңадан бозга чыга һәм тамашачыларны куандыра алсын өчен беркеткәннәр», - дип искәртте ул.

Аделина Сотникова Россия чемпионатында дүрт мәртәбә (2009, 2011, 2012, 2014 еллар) җиңү яулады һәм Европа чемпионатында ике тапкыр (2013 һәм 2014 еллар) икенче урынга лаек булды. 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарында ул хатын-кызлар арасында ялгыз шууда алтын медаль яулады, шул рәвешле, Россия һәм СССР тарихында беренче тапкыр спортның әлеге төрендә Олимпия чемпионы булып танылды. Соңгы тапкыр ярышларда 2015-2016 елгы сезонда катнашты.