Казанда физкультура укытучыларына бадминтонның күз күременә файдасы турында сөйләячәкләр

Чара кысаларында Казанда Бадминтон үзәгендә булдырылган махсус офтальмология кабинеты тәкъдир ителәчәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 2 мартта 11.00 сәгатьтә Бадминтон үзәгендә күз күреме коррекциясе һәм профилактикасы өчен бадминтон элементлары методикасы белән физкультура дәресләре үтәчәк. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 

Дәресләр Казан мәктәпләре физкультура укытучылары һәм бадминтон буенча тренерлар өчен булачак. Бадминтон уенының күз күремен ничек итеп яхшыртуы турында Татарстанның баш офтальмологы Айдар Әмиров һәм Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай сөйләячәк. Чарада шулай ук Бөтендөнья бадминтон федерациясе эксперт комиссиясе вәкиле Иан Райт та  катнаша.

Чара кысаларында Казанда Бадминтон үзәгендә булдырылган махсус офтальмология кабинеты тәкъдир ителәчәк. Анда диагностика гына түгел, дәвалау мөмкинлеге дә бар. Кабинетта күз күреме начарланган балалар, үсмерләр табиб-офтальмологта күзәтү үтә, диагностик тикшеренү үтә һәм дәвалана алачак.