news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары кул көрәше буенча дөнья чемпионатында җиде медаль яулады

Румыниядә уза торган турнирда Түбән Кама муниципаль районының «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаша.

Татарстан спортчылары кул көрәше буенча дөнья чемпионатында җиде медаль яулады
https://minsport.tatarstan.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Бухарестта (Румыния) кул көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза. Бүгенге көндә Татарстан спортчылары 7 медаль яулады.

Ярышларда ТР Түбән Кама муниципаль районының «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Нәтиҗәләр:

Сул кул белән:

  • 3 урын — Урезов Владислав, 60 кг га кадәр авырлык категориясе, 14-15 яшь;
  • 3 урын — Куликов Ярослав, 70 кг нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;
  • 3 урын — Хәйбуллин Айрат, 50 кг га кадәр авырлык категориясе, 16-18 яшь;
  • 4 урын — Волкова Марта, 70 кг нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь.

Уң кул белән:

  • 1 урын — Хәйбуллин Айрат, 50 кг га кадәр авырлык категориясе, 16-18 яшьлекләр категориясе;
  • 1 урын — Волкова март, 70 кг нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;
  • 2 урын — Куликов Ярослав, 70 кг нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;
  • 3 урын — Волкова Софья, 70 кг дан артык авырлык, 19-21 яшь категориясе.
  • 7 урын — Уразов Владислав, 60 кг га кадәр авырлык категориясе, 14-15 яшь;
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100