Конфедерацияләр кубогы уеннарына билетлар сатуга чыга

2017 елның 19 гыйнварына кадәр барлык 16 матчка да ФИФА сайты аша билетларга заявка биреп калдырырга мөмкин.

 (Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ") 1 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Россиядә  2017 елда узачак ФИФА Конфедерацияләр кубогы уеннарына билетлар сатуга чыга. Бу хакта ФИФА матбугат хезмәте хәбәр итә.

Футбол җанатарлары 2017 елның 19 гыйнварына кадәр барлык 16 матчка да ФИФА сайты аша билетларга заявка биреп калдыра ала. Җавап 28 февральдән дә соңармыйча киләчәк. Билетлар 2017 елның апреленә кадәр курьер хезмәтләре аша иясенә илтеп тапшырылачак.