Әлки каратэчылары ачык турнирда алтын медаль алдылар

Әлеге бәйгедә Идел буе төбәкләреннән 300 дән артык спортчы катнашты.

(Әлки, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Түбән Кама шәһәре беренчелегенә киокусинкай каратэ буенча ачык турнирда Әлки районы командасы уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйгедә Идел буе төбәкләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Яшь каратэчыларыбыз Данил Гыйматдинов, Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Булат Борһанов ярышларда алтын медальләр яуладылар. Әмирхан Хәсәнов, Ислам Шәмәрдәнов, Илназ Зыятдинов, Ринат Сабиров икенче урыннарны алдылар. Ә Егор Васяйчев һәм Камил Вафин бронза медальләргә ия булдылар. Җиңүчеләребезнең барысы да тренер, район благочинные Андрей Зиньков кул астында чыныгу алган егетләр.