Татарстан спортчысы кикбоксинг буенча Дөнья кубогын отты

Ярышлар WAKO химаясында узды һәм дөньяның 25 иленнән 1000гә якын спортчыны җыелган

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Ольга Коваленко Анапада кикбоксинг буенча Дөнья кубогын отты.
Ярышлар Бөтендөнья кикбоксинг ассоциациясе (WAKO) химаясында узды һәм дөньяның 25 иленнән лайт-контакт, семи-контакт, фулл-контакт, лоу-кик лайт, лоу-кик, К-1 дисциплиналары буенча чыгыш ясаучы 1000гә якын спортчыны җыйган.
36 төбәкне тәкъдим иткән Россия җыелма командасы составында Татарстан “Динамо”сы спортчысы Ольга Коваленко да чыгыш ясады. 52 кг га кадәр авырлык категориясендә ике уенда җиңеп дөнья кубогы җиңүчесе булды.
Хәзерге вакытта Марат Галиев тәрбиясендәге спортчы Идел буе федераль округы суд приставлары командасы составында комплекслы көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә, дип хәбәр итә “Динамо” матбугат хезмәте.