«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдән җиңү белән кайта

Казан командасының киләсе уены «Салават Юлаев»ка каршы булачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «ЦСКА» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Уен Мәскәүдә узды.

Беренче период голларсыз үтте.

Икенче периодның унтугызынчы минутында исәп ачылды. «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий «ЦСКА» капкасына гол кертте (0:1). Мәскәү командасының капкасын 2019-2021 еллар сезоннарында «Ак Барс» өчен уйнаган Адам Рейдеборн саклады.

Өченче периодның унсигезенче минутында Дмитрий Кагарлицкий тагын күпчелектә гол кертте (0:2). Период ахырына кадәр санаулы секундлар калганда, Мәскәү командасы хоккейчысы Антон Слепышев «Ак Барс» капкасына гол кертте (1:2). Казан хоккейчылары капкаларын «коры» итеп саклап кала алмады.

Командалар составы:

«ЦСКА»

  • Рейдеборн (Федотов);
  • Слепышев — Андронов — Карнаухов, Дальбек — Сергеев;
  • Григоренко — Валльмарк — Сошников, Луговяк — Нестеров;
  • Окулов — Мингачёв — Плотников, Сведберг — Гилмор;
  • Котков — Соркин — Юртайкин (Хулапов), Макаров.

«Ак Барс»

  • Бобков (Әхтәмов);
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Сафонов — Дыняк, Адамчук — Рукавишников;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров (Кателевский), Лямкин.

Киләсе уенын «Ак Барс» Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы 3 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.