Казанда Татарстан Президенты кубогына самбо ярышы була

Ярышларда җиңүчеләргә «халыкара класслы спорт мастеры» исемен алу хокукы бирелә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 3-6 октябрьдә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы Президенты кубогына III Халыкара «А» категориясе турниры узачак. Турнирда егермедән артык илдән спортчылар катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар арасында Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Германия, Греция, Италия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Франция, Хорватия һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Президенты Кубогы 2019 елда Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендә узачак самбо буенча дөнья чемпионатына башлангыч турнир булып тора. Ярышларда җиңүчеләр «халыкара класслы спорт мастеры» исемен алу хокукына ия булачак.

Турнир 27 авырлык категориясендә узачак: спорт самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык. Спорт самбосы (хатын-кызлар): 48 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 64 кг, 68 кг, 72 кг, 80 кг һәм 80 кг. нан артык. Сугыш самбосы (ир-атлар): 52 кг, 62 кг, 74 кг, 90 кг һәм 100 кг. нан артык.

Ярышларның тантаналы ачылышы 4 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Программада артистлар чыгышы, призлар һәм конкурслар була.

  • Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Кубогына турнир 2017 елда узды, аңа «Б»категориясе бирелде. Дебют шулкадәр якты ки, 2018 елда турнир үз статусын элиталы статуска алыштырды – аңа «А» категориясе бирелде.