Гөлнара Сәмитова-Галкина Россиянең иң яхшы җиңел атлеты дип танылды

Ел нәтиҗәләре буенча, традицион сораштыруда 2200дән артык кеше катнашты.
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Пекиндагы Олимпиада чемпионнары Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм Андрей Сильнов “Россия җиңел атлетикасы” сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә, иң яхшылары дип танылды. Ел нәтиҗәләре буенча, традицион сораштыруда 2200дән артык кеше катнашты.

Пекиндагы Олимпия чемпионы, Татарстан җиңел атлеты Гөлнара Сәмитова ике тапкыр Олимпия чемпионы Елена Исинбаева белән читтән торып кискен көндәшлек итте. Гөлнара – 640, Елена 622 тавыш җыйган. Гөлнарага, һичшиксез, Татарстанның җиңел атлетика сөючеләре зур теләктәшлек күрсәткән: республиканың кайбер сайтларында үз спортчылары өчен тавыш бирергә өндәмәләр урнаштырылган иде.

Калган тавышлар түбәндәгечә бүленде: Татьяна Лебедева өченче булды - 299, аннары Мария Абакумова - 275, Ольга Каниськина - 144, Анна Чичерова - 102, Юлия Гущина – 100 тавыш.

Хатын-кызлардан аермалы буларак, ирләрдә Андрей Сильновның өстенлеге зур булган. Аның өчен 1138 кеше тавыш биргән – 50 проценттан артык. Аның артыннан килүчеләр: Евгений Лукьяненко - 350, Юрий Борзаковский - 293, Валерий Борчин - 188, Ярослав Рыбаков - 141, Денис Нижегородов - 77.

Традиция буенча, RusAthletics.com сайтыннан “Тамашачылар мәхәббәте” призлары лауреатларга 2009 елның 1 февралендә “Рус кышы” ярышлары вакытында тапшырылачак.

Ә Россиянең 2008 елгы иң яхшы җиңел атлетларын билгеләү буенча соңгы карар Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясенең бүген узачак хисап-сайлау конференциясендә чыгарылачак. Җиңел атлетлар тавыш бирү исемлегенә федерация сайтындагы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып кертеләчәк.