420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Мөслим, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим спорт мәктәбенә ике мини-автобус бүләк иттеләр, дип яза җирле басма.
Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шушы уникаль бинага урнашты. Биредә баскетбол, волейбол, мини футбол, татарча көрәш, фитнес, шашка-шахмат белән шөгыльләнергә, тренажер залында сәламәтлегеңне ныгытырга була.
Иганәчеләрнең “Mercedes” маркалы өр-яңа ике мини автобус бүләк итүе спортчыларга зур бәйгеләргә йөрү өчен яңа мөмкинлекләр ачар. Универсаль спорт залы 2 мең 300 кв. м мәйдан били. Ике катлы спорт залында 350 утыру урыны, күнегүләрдән соң, юыну өчен душ бүлмәләре бар.