Татарстан спортчылары стендка ату буенча ISSF яшүсмерләр Кубогында уңышлы чыгыш ясадылар

Россия яшүсмерләр җыелма командасы италиялеләрне җиңде

  (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Кызлар арасында “скит” күнегүендә пьедесталның иң югары баскычына Екатерина Филимонова менде. Безнең спортчы квалификациядә 75 мишеньның 68 енә эләктерде, ярымфиналда – 12 сенә, ә “алтын” өчен медаль-матчта америкалы Дани Джо Виццины 14:10 исәбе белән җиңде.
Филимонова икенче алтын медален Татарстанның тагын бер спортчысы Алинә Фазылҗанова белән команда турнирында яулады. Россия яшүсмерләр җыелма командасы италиялеләрне 204-184 исәбе белән җиңде.
Стендка ату буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен өченче алтынны “дубль-трап”та Камил Хөсәенов алды, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина хәбәр итә.