Казанда узачак ФИНА чемпионатының төп ачылыш тантанасына билетлар сатуга янә чыгарылуы ихтимал, тик кайчан икәне билгесез – А. Кадыйров

А. Кадыйров билгеләп узганча, төп ачылыш тантанасына билет алырга өлгермәгәннәр өчен “Пилигрим” шоуына билет сатыла

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына сатуга куелган билетлар сатылып бетсә дә, ачылыш тантанасын 8 тапкыр кабатлап күрсәтәчәк “Пилигрим” шоуына билетларның 50 проценты әле бар. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Спикер ассызыклаганча, “Пилигрим” шоуында, рәсми чыгышлардан кала, шул ук төп ачылыш тантанасындагы барлык чыгышлар булачак. Ул халыкны “Пилигрим” шоуына билетлар сатып алырга өндәде. “Төп тантананы телеэкраннар аша гына карый алган тамашачы, 27 нче июльдән 2 нче августка кадәр тамашаны үз күзләре белән барып карый алачак”, - диде А. Кадыйров.

Шулай да, генераль директор белдергәнчә, ачылыш тантанасына билетлар сатуда янә пәйда булуы бик ихтимал. “Чемпионатка 100 көн кала, ачу һәм ябу тантаналарына, “Пилигрим” шоуына 50 меңнән артык билет сатуга куелган иде. “Пилигрим”га билетларның яртысы сатылып бетте инде. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары өчен дип билгеләнгән 1 меңнән артык билет сатылып бетте”, - дип белдерде Азат Кадыйров.

“Төп ачылыш тантанасына тагын билетлар сатуга куелыр дип өметләнәм. Әлегә кайчан икәнен төгәл әйтә алмыйм. Илкүләм федерацияләр, халыкара федерация белән көн саен элемтәдә торабыз. Артык калган очракта, күпмедер билетны сатуга кую мөмкинлеге булыр, бәлки”, - диде генераль директор.

Искәртеп узабыз, ФИНА чемпионатының тантаналы ачылышы 24 нче июльдә булачак. ФИНА гаиләсе әгъзаларына, күпсанлы кунакларга урыннар кирәк булганлыктан, тамашачылар өчен каралган урыннар чикле булуы аңлашыла. Аннары “Татнефть-Арена” сарае Универсиада ачылышы узган “Kazan-Arena” стадионыннан күпкә кечерәк. Аның әйтүенчә, сыйдырышлылык хоккей матчларындагы кебек булмаячак – декорацияләр, телевизион камераларга урын хисабына утыру урыннары киметеләчәк. Шул рәвешле, “Татнефть-Арена” сараенда 6,5 меңгә якын урын булыр дип күздә тотыла.

“Пилигрим” шоуына билет бәясе 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр. ticketkazan2015.com сайтында аларны электрон рәвештә, шулай ук, шәһәр кассаларында сатып алырга була. Азат Кадыйров электрон билет сатып алган очракта, аны кәгазь билетка алмаштыру зарурлыгын ассызыклады – тантаналарга бары тик шулай гына эләгеп булачак.

Чемпионатның билет программасы белән бәйле теләсә нинди сорау белән 8 800 775 07 70 номеры буенча шалтыратып белешергә була.