Гөлнара Галкина-Сәмитова Россия чемпионатының ике алтын медаленә ия булды

Олимпия чемпионы җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионатында ике дисциплинада җиңүгә иреште
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Сочида тәмамланган җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Пекинда каршылыклар аша 3000 метрга йөгереп алтын медальгә ия булган Чаллы спортчысы Сочида 800 һәм 1500 метрга йөгерде. Гөлнара ике дисциплинада да алтын медальгә ия булды.
Россия команда чемпионаты нәтиҗәләре буенча илнең Ауропа беренче команда чемпионатына җыелма командасы формалашачак. Ул 20–21 июньдә Португалия шәһәре Лейриядә үтә, дип хәбәр ителә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе сайтында.