“Беренче канал” Кубогы- Алабуга командасында

“Июнь стартлары” ярышларының җиңүче һәм призерлары мәгълүм булды
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Халыкара балалар көненә багышлап “Беренче канал” Кубогына уздырылган “Июнь стартлары” ярышларының җиңүче һәм призерлары мәгълүм булды.

Бүген “Баскет-холл”ның кече залында узган финал этабында “Беренче канал” Кубогы өчен Лаеш, Менделеевски, Балтач, Алабуга, Бөгелмә һәм Чаллы командалары көч сынашты. Бу стартларның төп үзенчәлеге бер үк командада сәламәт балалар белән беррәттән, физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләренең дә катнашуында иде. Ярышның җиңүчесе дип иң җитез һәм көчле “Алабуга” җыелма командасы табылды. Шулай итеп, яшь алабугалылар “Беренче канал” Кубогын яулады. Икенче урында- Балтач, өченчедә – Менделеев районнары егетләре һәм кызлары. Призер командаларга кечерәк кубоклар тапшырылды. Моннан тыш, призлы урыннар алган командаларның һәр уенчысы “Беренче канал” эмблемасы белән исемле тәлинкәләр, командалардагы инвалид спортчылар “Беренче канал”ның истәлекле бүләкләре - кесә телефоннары, фотоаппаратлар белән бүләкләнде. Финалда катнашуы башка командалар, ярышларны тамаша кылырга килгән малайлар һәм кызлар да бүләксез калмады. Аларга исемле футболкалар, азык-төлек тупланмалары, спорт инвентарьлары тапшырылды.