Казанда бокс буенча ТР Укучылар спартакиадасы була

Ярышларда ТРның 23 шәһәреннән һәм районыннан 200дән артык спортчы катнаша

 (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 3-8 апрельдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында бокс буенча ТР Укучылар спартакиадасы була. Ярышлар 2015 елда Россия укучыларының VII җәйге Спартакиадасында катнашу өчен ТР җыелма командасына сайлап алу кысаларында уздырыла.

Ярышларда ТР ның 23 шәһәреннән һәм районыннан 200 дән артык спортчы катнаша, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.