Чүпрәле районында йөзү буенча Рөстәм Юсупов призларына турнир була

Эстафета командасында 3 ир- егет һәм 1 хатын- кыз булу шарт

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 4 апрель көнне Чүпрәленең “Акчарлак” йөзү бассейнында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, йөзү буенча район федерациясе җитәкчесе Рөстәм Юсупов призларына оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында турнир үткәрелә.

Шәхси беренчелек өчен 18 яшькә кадәр, 18- 30, 30- 45, 45- 60, 60 һәм аннан да өлкән яшьтәге спортчылар катнаша ала. Эстафета командасында 3 ир-егет һәм 1 хатын-кыз булу шарт. Теркәлү 9 сәгатьтә башлана һәм ярышларга старт 10 сәгатьтә бирелә, дип яза “Туган як” басмасы.