Алия Мостафина: «Казанда үтүче ил чемпионатында барлык гимнастлар өчен җан атачакмын»

Спорт гимнастикасы буенча 2 тапкыр Олимпия чемпионы Казанда ил чемпионаты башлану уңаеннан үз фикерен белдерде.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Олимпия уеннарында 2 тапкыр спорт гимнастикасы буенча чемпион булган Алия Мостафина Казанда Россия чемпионаты башланыр алдыннан турнирда катнашучыларның барысы өчен дә борчылам диде.

“Мин бирегә күптән түгел генә килдем, шуңа спортчылар турында берни дә әйтә алмыйм. Казанда бик яхшы гимнастика үзәге, без биредә Универсиадада чыгыш ясадык. Шул вакытта ук аның бөтен тиешле стандартларга да туры килүен аңладык. Казанда мин чемпионат ахырына кадәр булам. Барлык спортчылар өчен дә җан атачакмын, аеруча үзем белән бергә шөгыльләнгән кызлар өчен.

Шулай ук илнең хәзер спорт гимнастикасы буенча нинди дәрәҗәдә икәнен күрергә телим”, - дип әйтте Мостафина. Спортчы Алексей Немов һәм чемпионат призерлары катнашында үтәчәк автограф-сессия турында да әйтте. “Бу фикергә ничек карыйммы? Әлбәттә, бик уңай. Минемчә, спорт гимнастикасын яратучылар һәм аның белән кызыксынучыларга бу чарада катнашу бик күңелле булыр”, - дип өстәде гимнастка.