"Энҗе" баскетбол клубы Мәскәүнең "Динамо" командасына оттырды

"Энҗе" баскетбол клубы Мәскәүнең "Динамо" командасына оттырды

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Кичә "Энҗе" хатын-кызлар баскетбол клубы үзендә чемпионат лидерларыннан берсе - Мәскәүнең "Динамо" командасын кабул итте. Казан баскетболчылары кунакларга каршылык күрсәтергә тырышты, әмма нәтиҗәдә 72:94 исәбе белән оттырды. Мәйдан хуҗабикәләре "Динамо"ның алдынгы уенчылары - Элен Шакирова һәм Елена Барановага каршы тора алмады, алар исәбендә - команда җыйган очколарның яртысы (22 һәм 18). Хәзер "Энҗе" баскетбол клубы хатын-кызлар суперлигасы чемпионатында арттан икенче - 11нче урында тора.