Татарстанда спорт күрсәткечләре 2020 ел дәрәҗәсенә җиткән

Татарстанны күп кенә төбәкләр үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин, дип саный Россия спорт министры.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Алинә Минневәлиева). Павел Колобков, Россия Спорт министры буларак, беренче тапкыр республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә катнашты.

«Бездә максатчан программаларны тормышка ашыра торган төбәкләр күп. Алар арасында көндәшлек тә зур. Әмма Татарстан спорт тармагында лидер булып тора. Кайбер саннар буенча республика 2020 елда булырга тиешле күрсәткечләргә җиткән. Казан моның белән генә туктап калмавына, алга таба үсәчәгенә ышанам», – ди федераль министр. Аерым алганда, Татарстан укучыларны, мөмкинлеге чикле  кешеләрне спортка җәлеп итү күрсәткечләре буенча югары дәрәҗәгә җиткән.

Колобков фикеренчә, Татарстанны күп кенә төбәкләр үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Казанның, Универсиаданы үткәргәннән соң, зур чараларны уздыру, волонтерлык эшчәнлеген оештыру буенча тәҗрибәсе шактый. “Киләчәктә Татарстан спортчыларын Россия җыелмасында күрербез, дип ышанам”, – ди Колобков.