«Спорт FM Казань» радиосында "Рубин"да өметле яшь футболчыларны ничек сайлап алулары хакында сөйлиләр
Тапшыру 13.00дә башлана
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген, 22 май көнне «Спорт FM Казань» радиосы эфирында "Голос Рубина" программасының чираттагы чыгарылышы була.
Искәртеп узабыз: «Рубин – U16» спорт мәктәпләре уенчылары арасында Россия беренчелегендә икенче урынны алды. Казанлыларның Мәскәү клубларының көчле командалары һәм "Краснодар"ны ничек җиңә алулары һәм "Рубин"да өметле яшь футболчыларны ни рәвешле сайлап алулары хакында «Спорт FM Казань» эфирында команданың тренеры Иван Кораблев һәм турнирның яхшы ярымсакчысы Игорь Николаев сөйләячәк.
Тапшыру 13.00дә башлана.